Дуслар җыелган җирдә! (18+)

10 декабрь көнне 11 нче санлы китапханәдә политехника көллияте студентлары өчен «Дуслар җыелган җирдә!» исеме астында бард җырлары кичәсе узды. Чарада катнашучылар автор җырларының килеп чыгу тарихы һәм ХХ гасырның авыр 60-70 нче елларында иҗат итүчеләр – Ю. Визбор, Б. Окуджава, В. Высоцкий, А. Галич, Ю. Ким һ.б.лар турында белде.  

Тамашачылар кабатланмас бард концертлары рухына чумды. «Безнең гасыр җырлары» концертларыннан видеоөзекләр күрсәтелде, анда Б. Окуджава, Ю. Визбор җырлары тыңланды. Олег Митяевның иҗат концертыннан, «В нашу гавань заходили корабли» телетапшыруыннан өзекләр тәкъдим ителде. Кичә дәвамында «Песня о друге», «Милая моя», «Домбайский вальс», «До свиданья, мальчики», «Братские могилы», «Я. конечно вернусь» һ.б. җырлар яңгырады.

Очрашу барысына да яхшы кәеф бүләк итте һәм күпләр өчен гаҗәеп һәм кызыклы ачыш булды! Ә танылган шагыйрьләрнең тормышы турында мавыктыргыч һәм танып белү мәгълүматы кунакларда онытылмас тәэсирләр калдырды. 

Поделиться: